

Яңа чараларның берсе – яшь эшкуарларга грантлар – турында БРның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илнур Тактаев сөйләде.
–2022 елдан алып яңа финас ярдәм төре – яшь эшкуарларга грантлар – кертеләчәк. Бу программа “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Ул 25 яшькә кадәрге эшкуарларга конкурс нигезендә акчалар бирүне күзаллый. Төп шартлары, яшь чикләвеннән тыш, белем бирү программалары буенча уку һәм бюджетка булган түләүләр буенча бурычлар булмау, – дип ассызыклады Тактаев.