Бүгенге тышкы санкцияләр басымы шартларында республика икътисадына тәүге чиратта күрсәтеләчәк чаралар үз эченә 55 миллиард сумлык 143 ярдәм төрен ала һәм икътисадның барлык тармакларын колачлый. Бу хакта БСТ телеканалының туры эфирындагы брифингта икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләде.
Кризиска каршы чараларга юнәлтелгән сумма бик зур. “Бу ярдәм республиканың социаль-икътисади үсеше өчен локомотив булып тора. Бу –алдыбызга куелган максатларга планга ярашлы ирешергә булышучы чаралар”, – дип ассызыклады Р.Моратов.
Башкортстанда көрчеккә каршы оператив штаб булдырылды. Аны төбәк Башлыгы җитәкли. Төп ярдәм чаралары үз эченә сәнәгать, предприятиеләр, сәүдә, төзелеш, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүне ала, шулай ук социаль мәсьәләләр буенча да махсус блок бар. Брифинг барышында Рөстәм Моратов әлеге кризиска каршы пакетның актыккы түгеллеген ассызыклады.
“Без ситуацияне күздән ычкындырмыйбыз, күзәтеп барабыз. Һәм бу пакеттан соң тагы да ярдәм чаралары булачак икәнлеген аңлыйбыз. Көндәлек мониторинг нәтиҗәләре мобильрәк булырга кирәклеген сөйли һәм барлык ярдәм чаралары мотлак рәвештә мохтаҗларга күрсәтеләчәк”, – диде беренче вице-премьер.
Башкортстан Башлыгы әлеге ярдәмнәр пакетын бер ай эчендә тормышка ашырырга йөкләде. Хәзер законнарны үзгәртеп зур күләмдә норматив-хокукый актлар әзерләү бурычы тора.