

Авыл хуҗалыгында игътибарсыз калучы юк – кечкенә фермердан алып эре холдингка кадәр, дип белдерде хөкүмәт премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов санкцияләр басымы шартларында Башкортстан икътисадына ярдәм күрсәтү чараларына багышланган брифингта.
“Без һәрчак алар белән элемтәдә. Районнар һәр аграрий белән турыга эш итә, болар авыл хуҗалыгы идарәләре начальниклары да, район башлыкларының авыл хуҗалыгы буенча урынбасарлары да, әйткәндәй, мәгълүмати-консультацион үзәкләр челтәре дә үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Республиканың Авыл хуҗалыгы консультированиесе үзәге эшләп килә, мессенджерларда уртак чатлар бар”.
Вице-премьер билгеләвенчә, быел аграрийлар язгы кыр эшләренә иртәрәк чыкты. Чәчү эшләре кыйммәт, бу эшләргә 20 миллиард сумнан артыграк чыгымнар салынган. Башкортстан аграрийлары өчен чәчү эшләрен финанслауның төп чыганагы – банклардан алынган ташламалы кредитлар. 2022 елда федераль бюджет Башкортстан аграрийларына ташламалы шартларда кредитлар бирүгә 1 миллиард сумнан артыграк чыганаклар бүлгән. Бу акчалар банкларның төп ставкасын компенсацияләүгә юнәлтелгән. Бу уңайдан республика аграрийлары 5% процентка кадәр ташламалы ставка белән 11 миллиард сумнан артыграк (7,5 миллиардтан артыграгын инде алганннар) кредитлар алачак.
Чыганак: bashinform.ru