

21 апрельдә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Иран Ислам республикасының фән һәм технологияләр буенча вице-президенты Сорена Саттари эшлекле очрашу уздырды. Анда Иранның Русиядәге вәкаләтле илчесе Казем Джалали, Башкортстанның РФ Президенты карамагындагы вәкиле – вице-премьер Сергей Греков һәм тышкы икътисади элемтәләр министры Маргарита Болычева катнашты.
Радий Хәбиров Иран партнёрларыбызга республика икътисады мөмкинлекләре, нефть-газ тармагындагы, авыл хуҗалыгы, финанс өлкәсендәге һәм гуманитар элемтәләрдә перспективалы хезмәттәшлек юнәлешләре хакында сөйләде.
–Безнең илләрне, Русия һәм Иранны дустанә һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләр бәйли, – диде Радий Хәбиров. – Шул ук вакытта төбәкара мөнәсәбәтләр дә актив үсешә. Иран провинцияләре белән байтак килешүләр төзедек. Без илләребез вузлары арасында кадрлар әзерләү һәм практик тикшеренүләргә кагылышлы күп кенә мәдәни һәм фәнни хезмәттәшлек өлкәсендә чаралар тәкъдим итәргә әзер.
Ислам республикасының фән һәм технологияләр буенча вице-президенты Сорена Саттари Башкортстан Башлыгын Иранга 2022 елның маенда узачак нефть-газ форумы эшендә катнашырга чакырды.
–Икеяклы мөнәсәбәтләрне ныгытуга без тулысынча әзер. Без санкцияләр шартларында икътисадны үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер, – диде Сорена Саттари.
Радий Хәбиров Башкортстан делегациясе составында Тегеранга эшлекле сәфәр кылу чакыруын кабул итте.
Чыганак: glavarb.ru