

Хөкүмәт банкларга ипотека кредиты бәясе турында тулы мәгълүматны ачарга боерды. Әлеге карар санкцияләр чорында икътисадның ныклыгын арттыру өчен өстәмә чаралар пакеты кысаларында кабул ителде. Бу турыда Премьер-министр Михаил Мишустин икътисад комиссиясенең президиумы утырышында игълан итте.
Министрлар Кабинеты башлыгы әйтүенчә, банклар страховка турында мәгълүматны күрсәтмәскә тырыша, кредит алучы мондый чыгымнарны үз өстенә ала.
“Барлык хезмәтләрне тулысынча ачу кешеләргә кредитның бәясен күрсәтәчәк. Кредит алучыларны җәлеп итү өчен, банклар бер-берсе белән ачыктан-ачык көндәш булырга тиешләр. Гражданнар барлык чыгымнарны ачык бәяли алачак һәм иң уңайлы шартлар тәкъдим иткән банкка мөрәҗәгать итәчәк ", - диде Хөкүмәт рәисе.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ