

Русия Федерациясендә «Русиядә эшләнгән» хәрәкәте булдырылды. Ул илебез брендларына ярдәм итүгә – импортны алыштыруга гына түгел, ә үзебезнең эшкуар образын формалаштыруга да юнәлдерелгән.
18 апрельдә «Русиядә эшләнгән» дигән бушлай онлайн-марафон старт алды. Ул эшкуарларга үз проектларын алга этәрүдә ярдәм итәчәк. Онлайн-курс кысаларында эшкуарларга брендларның социаль челтәрләрен ничек дөрес алып бару, креатив маркетинг акцияләре эшләү һәм уздыру, бушлай каналлардан файдалану турында сөйлиячәкләр.
Проект килеп туган кризис шартларында карарлар кабул итү өчен реаль ориентирлар табарга мөмкинлек бирә. Ул «Русияконгресс» фонды, яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы, «Русия сыйфат системасы» һәм Яндекс белән берлектә тормышка ашырыла. Проект хакында тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча: https://www.madeinrussia.ru/ru
Республикада урындагы җитештерүчеләргә Көнбатыш санкцияләре кертелгәнче үк актив ярдәм күрсәтелә башлады. 2013 елда республикада "Башкортстан продукты"исеме астында проект старт алды. 2021 ел ахырына анда 597 предприятие катнашты. "Башкортстан продукты" маркировкасы астында 20 858 төрле товар чыгарыла.
"Башкортстан продукты" проекты җитәкчесе Светлана Дивнич болай дип билгеләде: "9 ел «Башкортстан продукты» проекты эшли, аның максаты -Русия базарында үз позицияләрен ныгыту, шулай ук республиканың тормышын яхшырту. Барлык продукция җирле чималны кулланып, урындагы халык көче белән биредәге территориядә җитештерелә”.
"Башкортстан продуктлары" проектының үз девизы бар. Ул болай яңгырый: "Үзеңнекен сатып ал – якын булганын сатып ал". Милли колоритлы логотип та бар-курай чәчәге. Проектның 9 ел эшләү дәверендә әлеге маркировкалы товарлар танылу алды һәм популярлашты. Аларның күбесе эре сәүдә челтәрләренең киштәләрен ышанычлы рәвештә яулады.
Эшмәкәрләр "Башкортстан продукты" республика проекты аларга үсәргә ярдәм итә, дип ышана.