

Нугай микрорайонындагы торак фондында 5200 шәхси йорт тәшкил итә, киләчәктә авылның төньяк территориясендә тагын 6000 мәйдан үзләштерү планлаштырыла. Якындагы 5 елда микрорайон халкы 35-40 мең кеше тәшкил итәчәк.
Тәүлегенә уртача алганда, гамәлдәге тимер юлы аркылы 50 меңгә якын автомобиль уза. Бүгенге көндә микрорайонга керү тимер юл аркылы аша башкарыла, шуңа бәйле рәвештә, трансопрт хәрәкәте күбәйгән сәгатьләрдә әлеге тимер юл аша чыгу өчен 50-60 минутлап көтәргә туры килә.
2021 елда тимер юл аша транспорт чишелеше төзелеше башланган. Генераль подрядчы - «Уралмостострой " АҖ филиалы-30 нчы күпер отряды.