

Стәрлетамак районында урнашкан "БашАгроМаш” предприятиесе үзйөрешле “Чулпан" чапкычлары, ургычларның төрле модификацияләрен җитештерүче буларак киң билгеле. Әлеге предприятие базасында авыл хуҗалыгы машиналарының 150дән артык төре һәм модификациясе җитештерелә. Бер ел эчендә предприятие 80 берәмлек төп продукция һәм ургычларны ташу өчен 1000 берәмлектән артык арба эшли. Техника чит илнекеннән бер дә калышмый. Предприятие Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан аккредитацияләнгән һәм үзебезнең авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүче буларак федераль субсидияләр ала. Компаниянең планнарында авыл хуҗалыгы машиналарының һәм җиһазларының яңа төрләрен һәм модельләрен җитештерүне үзләштерү, продукциянең сыйфатын арттыру.
2020 елда предприятиенең генераль директоры Рәмил Бәһаветдинов Инвестсәгатьтә катнашты, анда нәкъ менә матди базаны үстерү һәм авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү күләмнәрен арттыру проектын карадылар. Әлеге очрашу нәтиҗәләре буенча предприятие Республика сәнәгатен үстерү фондыннан станок һәм технологик җиһазлар сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә заим алды.
Нәтиҗәдә, 2021 елда «БашАгроМаш» җитештерү күләмен өчтән бер өлешкә арттырды, хәзер монда Стәрлетамак шәһәре һәм районыннан 120дән артык кеше эшли. Узган ел предприятиедә үзйөрешле чапкычлар җитештерү буенча яңа цех төзелде, рама конструкцияләренең эретеп ябыштыру элементларын ясау өчен роботлаштырылган комплекс файдалануга тапшырылды. Бүгенге шартларда компания алга таба да авыл хуҗалыгы техникасының яңа төрләрен җитештерүне арттырырга һәм үзләштерергә планлаштыра.