

Total Research стратегик тикшеренүләр департаменты белгече Николай Вавилов Русиядә автомобильләргә хаклар төшүен фаразлады. Аның сүзләренчә, икенчел автомобильләр базарында хаклар төшү марттан (иң югары ноктага күтәрелгәннән соң) бирле дәвам итә. Ул күрсәткечләрнең дисконты 10 процент тәшкил итте. Аналитик бу соңгы сан түгел, дигән фикердә.
Вавилов моны сатучыларның чамасыз аппетиты: ике ел эчендә ул (аппетит то есть) 1,5 тапкыр диярлек арткан, шулай ук машиналарга булган сорау кимү белән дә, кредитларның процентлары артуы белән дә аңлата.
Эксперт аңлатуынча, Азия җитештерүчеләренең яңа машиналар хаклары агымдагы дәрәҗәдән доллар курсы тотрыклану һәм логистика белән проблемалар хәл ителү сәбәпле тагы 10-15 процентка арзанаерга мөмкин. Вавилов сүзләренчә, Европа концерннары базардан китү сәбәпле югалткан керемнәрен кайтарыр өчен хакларны югары күтәрмәячәк. Азия машиналары модельләре ким дигәндә 25 процентка кимергә мөмкин дип саный.
Чыганак: Lenta.ru