Икътисад
14 апрель 2022, 07:24

Импортны үзебездә алмаштыра алабыз

Башкортстанда импорт аналогларын алмаштырырлык 3000 позиция исемлеге төзегәннәр.

Импортны үзебездә алмаштыра алабызИмпортны үзебездә алмаштыра алабыз
Импортны үзебездә алмаштыра алабыз

 

Бу турыда республика белән идарә итү үзәгенең республиканың социаль-икътисади үсешен тәэмин итү буенча оператив киңәшмәдә Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацяләр министры Александр Шельдяев хәбәр итте.

“Республика сәнәгатьчеләре федераль кризиска каршы чаралар кысаларында ярдәм алала, - диде ул. – Чаралар пакеты икенче атнада күрсәтеләчә башлаячак”.

Башкортстанда кризиска каршы комитет төзелгән һәм анда сәнәгать оешмаларыннан 57 вәкил кергән.

Шул ук вакытта Башкортстан оешмаларын федераль программага кертү эше дә бара. 45 оешма исемлеккә кертелгән.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас