

Без Эльвира Несмянованың су фермасы проектын 2021 елның 19 ноябрендә Караидель район хакимияте башлыгы Айдар Шайдуллин белән "Эшкуарлык сәгате" вакытында карадык. Очрашу нәтиҗәсендә, җиһаз сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплау өчен муниципаль программа кысаларында ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителгән. 2020 елда Эльвира Әснәф кызы Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Яңа Фермер” программасы кысаларында”Агростартап” гранты алган.
Проект кысаларында, эшкуар ясалма бассейннарда җәен үрчетә дә башлаган. Мондый системаларда балык үстерү, азык белән тәэмин итү, су алыштыру, балык өчен туклыклы матдәләрне төгәл бирү, билгеле бер су температурасын саклау, кислород белән чистарту һәм туендыру процессы автоматик рәвештә башкарыла. Фермада тудырылган шартлар елына дүрт цикл эчендә 10 тоннага кадәр әзер продукт җитештерергә мөмкинлек бирәчәк. Эшкуар булган бинаны ремонтларга, суыткыч җиһазлар куярга,консервланган һәм ысланган балык, сату өчен ярымфабрикат җитештерергә дә уйлый.
Фото:lenta.ru