Икътисад
12 апрель 2022, 07:55

Бездән – көнбагыш мае, алардан – кием-салым

Яшелчә-җимешләре дә килеп җитәр...

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Кичә, 11 апрельдә, Башкортстан делегациясе Кыргызстанда эшлекле сәфәрен башлады.

Халыкара бизнес чараларында безнең республикадан тышкы икътисади элемтә министрының беренче урынбасары Лена Изотова, Экспортка ярдәмнең төбәк үзәге директоры Илдус Хәлитов, Кыргызстан белән хезмәттәшлектә кызыксынуы булган предприятиеләр вәкилләре катнаша.  

Эшлекле очрашуларда Башкортстан белән Кыргызстан арасында сәүдә-икътисади бәйләнешләрне үстерү, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, туризм һәм мәгариф тармакларында һәр якка да отышлы хезмәттәшлекне булдыру мәсьәләләре карала.

“Импортны алмаштыру” темасы да көнүзәк булачак, дип белдерде Лена Изотова. Кыргызстан ягын бездән көнбагыш мае, химия продукцияләре алу кызыксындыра. Ә Башкортстанга алар җиңел сәнәгать товарлары – тукыма, кием-салым, шулай ук яшелчә-җимеш җибәрергә әзер.

2021 елда ике республика арасында тышкы сәүдә әйләнеше 40 миллион доллар тәшкил иткән. Аның 99 проценты экспортка туры килә

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас