Икътисад
11 апрель 2022, 14:26

Инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла

"Инвестсәгать"ләрнең әһәмияте зур. 

Республика сәнәгате өлкәсендә 230 миллиард сумнан бәяләнгән 39 өстенлекле инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла. Алар 13 елга тәгаенләнгән. Бу уңайдан 5000 эш урыны булдыру каралган.

-Сәнәгать үсеше өчен нәтиҗәле чараларга килгәндә, Башкортстан Башлыгы җиткәчелегендә “Инвестсәгать” форматында узган утырышларны әйтү урынлы булыр. Анда яңа инвестицион проектлар һәм аларны тормышка ашырыр өчен ярдәм күрәтү чаралары карала. Утырышларда җәлеп ителгән инвестицияләрнең 50 проценттан артыгы – республика сәнәгатенә, – дип белдерде сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Былтыр республикада “Инвестсәгатьләр” кысаларында инвестицияләрнең гомум  күләме 150 миллиард сумнан артып киткән 99 инвестиция проектлары каралган. Шуларның 31е – сәнәгать өлкәсендә, инвестицияләрнең гомум күләме  75,4 миллиард сумнан бәяләнә. Бу проектларның 12се өстенлекле проектлар исемлегенә кертелгән.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас