

Фермер Гыйлемҗан Гайнетдинов илебезнең авыл хуҗалыгы мөмкинлекләре турында шундый фикердә.
Игенчеләр алдында җаваплы чор тора. Тиздән басуларда трактор гөрелтеләре ишетелә башлар, игенчеләр язгы кыр эшләренә тотыныр. Җиргә тугрылык саклаган ир-узаманнарыбызның бүген һәркайсысы, язның бер көне елны туйдыра торган чорда җир җимертеп эшләргә әзерләнеп, кайнар хезмәт вахтасына соңгы хәстәрлек чараларын күрә. Бүген алар чәчү һәм җир эшкәртү техникасын әзерләү, запас частьләр, ягулык-майлау материалларын, чәчүлек орлыкларын хәстәрләү, ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль.
Чәчү сезонына әзерлек турында Хөкүмәттә узган атналык оператив киңәшмәдә дә сүз барды. Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерүенчә, быел гомум чәчүлек мәйданы 2,8 миллион гектар тәшкил итәчәк, соя, рапс, җитен һәм кукуруз зуррак мәйданнарда чәчеләчәк. Санкцияле сәясәткә бәйле рәвештә, аерым культуралар буенча төбәкнең азык-төлек иминлеген ныгыту күз уңында тотыла. Быел язгы чәчүгә 219 мең тонна минераль ашлама кирәк булачак. Башкортстан басуларына 11 меңгә якын трактор һәм 5 мең чәчү агрегаты, 3 900 комплекс чыгачак. Башкортстан аграрийлары 15 апрельдә язгы кыр эшләрен башларга – җиң сызганып чәчүгә төшәргә әзерләнә. Чәчүгә чыгу вакыты елныкы елга туры килми. Кемнең нинди әзерлек белән килүе дә хезмәт нәтиҗәсендә тиз күренә. Игенче зур ышаныч белән, изге теләкләрен теләп, алтын бөртекне дымлы кара туфракка сала.
Республикада элек-электән игенчелек буенча зур уңыш үстереп алучы районар бар. Илеш – уңдырышлы җирләре, уңган кешеләре белән дан казанган шундый төбәк. Гомерем шәһәрдә үтсә дә, авылның һәр сулышы якын, күңел белән шул эшләрнең уртасындамын кебек. Ә игенче хезмәте иң авыр һәм изге эш булып күңелгә уелган. Язгы кыр эшләренә әзерлекне үз күзләрем белән барып күрү теләгендә республикада төрдәшләре арасында иң зурларның берсе булган “Гайнетдинов” крестьян-фермер орлыкчылык хуҗалыгына юл алдым.
– Язгы чәчүгә техникларны карап куйдык, әзерлек эшләрен төгәлләп
киләбез, запас детальләр кайтып җитәчәк. Без тракторларны көздән әзерләп куйган идек, – ди, март кояшына каршы тезелеп торучы көчле техника сафларына ымлап, хуҗалык җитәкчесе Гыйлемҗан Тимерҗан улы. – Техника әзер. Ашлама әзер, әле аны биг-бэгларга тутырабыз. Орлык күп, ул да чәчүгә әзер. Көннәр матурланып, туфрак ачылганны гына көтәбез. Яңа сорт – дүрт төрле арпа, бодай, борчак орлыгы кайтардык. Быел да бодай, карабодай, арпа, борчак чәчәргә торабыз. Бездә моңарчы 4 төрле бодай үстерелде, инде авторлардан алып кайткан яңа сортлар белән 7-8гә җитте. Ел саен сортларын үзгәртеп, яңартып торабыз. Югыйсә, орлык та картая. Оригиналь сорт элитныйга әверелә, ул – репродуктивка, анысы – массовыйга, димәк, картая. Ә ул инде яхшы уңыш бирми. Менә шулай ел саен орлыкларны яңартып, яхшыртып торабыз. Бу – бик мавыктыргыч, нәтиҗәле эш. Ел яхшы килгәндә, гектарыннан 40-45 центнер уңыш алабыз. 20 тонна элиталы мал азыгы борчагы алдык. Орлыкларны сыныйбыз, тәҗрибәләр үткәрәбез. Быел да яңа орлыклар яхшы уңыш бирер, алдагы елга республика хуҗалыкларына сата алырбыз дип ышанабыз.
Әйткәндәй, бу хуҗалык соңгы 12 ел дәвамында орлыкчылык белән ныклап шөгыльләнә. Алар фәнни-тикшеренү интситутлары белән эшли һәм авторлар үзләре дә апробациядә катнаша.
– Хуҗалыкта бөтен мөмкинлекләр дә, тиешле белгечләр дә бар. Агрегатларыбыз да шуңа корылган: орлыкларны үстереп, чистартып, 50 килограммлы капчыкларга, тонналы бик-бэгларга тутырып, республикада һәм чит өлкәләргә сатабыз. Ихтыяҗ зур. Әле сатуга дип әзерләгән 3 мең тонна яхшы орлык бар.
Узган җәйдә корылык булу сәбәпле, кышка бөтен хуҗалыклар да ныклы запас белән кермәде. Әле мал азыгы беткән хуҗалыклар бар, күпләренә салам, силос бирдек, хәтсез ярдәм иттек. Әнә шул вәгьдә ителгән федераль, республика дәрәҗәсендәге финанс ярдәме булса, авыл хуҗалыгында җирләр буш калмас.
2007 елда 200 гектар җир алып эшли башлаган фермер, планлы эшләп, биләмәләрен киңәйтә барып, 8700 гектарга җиткергән. Шуның
6500 гектары – сөренте җирләре.
– Иген культуралары чәчеләсе җирләрне көздән эшкәртеп куйдык. Аның 800 гектарында кышкы бодай чәчтек, ул яхшы кышлаган булырга тиеш, – ди Гыйлемҗан Тимерҗан улы.
Узган елгы корылыкка карамастан, хуҗалык һәр гектардан уртача 24 центнер уңыш җыеп алган. Бу уңышка алар иң яхшы, яңа сорт орлыклар чәчү сәбәпле ирешкән. Чөнки яңа орлык - ул яшь, көчле организм. “Орлыкларыбызның энергия көче яхшы булгач, уңышны башкаларга караганда икеләтә күбрәк алабыз”, - ди фермер.
– Шулкадәр уңыш алу өчен җиргә күпме ашлама кертелергә тиеш? – дип кызыксынам җитәкчедән.
– Бер гектарга 2,5 центнер орлык чәчелсә, гомум күләмен 1500 тонна итеп хәзерләп куйдык, – дип аңлатты Гыйлемҗан Тимерҗан улы. – Иген культураларына фәнни нигездә килеп, аны үстергәндә тиешле шартларны җиренә җиткерсәң, яхшы орлык яхшы әзерләнгән җир куенына керсә, тиешенчә тәрбия булса, өстәмә тукландыру үткәрелсә, безнең җирдә дә 2нче, хәтта, 1нче класслы бодай да өлгерә. Аның җилеме дә, башка күрсәткечләре дә тиешле таләпләргә җавап бирә.
Ашламаларга килгәндә, элекке хаклар белән мең тоннага килешү төзелгән, булган орлыкларны әйбәт кенә сатып җибәрсәк, анысына түләргә акча җитәчәк. Аны үзебездә җитештерүләре яхшы, санкцияләр моңа тәэсир итә алмый. Туфракка җитәрлек ашлама кертелмәгән очракта, яхшы уңышка өметләнеп булмый. “Бездә үскән бодай фуражга гына бара” дигән фикер бүгенге көнгә туры килми. Барысы да җиргә, эшеңә җаваплы карашка бәйле. Әйткәндәй, мин макарон өчен махсус каты сортлы бодай үрчетүгә дә алындым. Ходай насыйп итсә, анысы да булыр үзебездә.
– Гыйлемҗан Тимерҗанович, Сез соңгы елларда борчак үстерү һәм аның яңа сортларын безнең климатка яраклаштырып үрчетү белән дә шөгыльләнәсез. Бер уйласаң, ул табын түрендә торучы көндәлек ризык түгел. Ә Сезнең тәҗрибә үткәрүләр нинди максатны күз уңында тота? – дип кызыксынам.
– Без күп төрле борчак чәчәбез – "Памяти Хангильдина", "Памяти Попова", узган елда гына реестрга кертелгән "Нарат" сорты бар, Татарстаннан, Төмәннән орлыклар алдык, Воронеждан ике төрле борчак кайтарттык. Болар – зур уңыш бирә торган сортлар, алты төрле борчак чәчәбез. Борчак – аксымга иң бай культура. Без аны бәяләп бетермибез генә. Аннары хәрби частьларда, холык төзәтү урыннарында, җәмәгать туклануы оешмаларында ул киң кулланылышта. Гомумән, борчак – бик файдалы культура, шуны бәяләп, кулланышка кертергә тиешбез.
Сатуга әзерләп, сертификатлаштырылган культуралар исемлегендә 7-8 төрле бодай, 5-6 төрле арпа, 2-3 төрле карабодай, 5-6 төр борчак, горчица, гомумән алганда, иң яхшы сортлардан ике дистәдән артык элита орлык җитештерелә. Иң беренче чиратта горчица, карабодайның "Светлана" һәм "Диалог" сортларын алдан ук заказ биреп алалар.
2014 елдан башлап без санкцияләрнең ни икәнлеген яхшы аңладык. Ә быел инде алар моңача күрелмәгән дәрәҗәгә җиткерелде. Шул хәлдә аграрийлар нәрсә кичерә, язгы чәчүдә зур тоткарлыклар булмасмы һәм, гомумән, без үзебезне азык-төлек белән никадәр тәэмин итәргә сәләтлебез һәм бу шартлар авыл хуҗалыгына яңа сулыш өрергә этәргеч бирерме? Күпьеллык тәҗрибәгә ия фермердан минем шушы сорауларга да җавап ишетәсем килде.
– Санкцияләр безгә дә тими үтмәс, әлбәттә. Машиналарга да, запчастьләргә дә, технкага да хаклар артты. Җитмәсә, кайбер сатучылар, санкциядән файдаланып, бәяләрне ясалма рәвештә күтәреп куйды. Әйтик, бүген бер килешү төзеп, счетын аласың, товарны алырга баруга карыйсың, хакын тагын да күтәреп куйганнар. Хаклар арту икмәк бәясенә дә йогынты ясый. Барысы да бер-берсенә иярә килә. Ашлыкның хакы күтәрелмәсә, аерым хуҗалыкларга үзләрен саклап калу авыр булачак. Ил күләмендә бөтен хуҗалыклар күп итеп кредитлар алды, ә бурычны каплатырга кирәк. Субсидияләр булган очракта да, алар бурычларын түләгәч кенә дәүләт ярдәменә исәп тота ала. Ә узган елда табыш чикле булды. Ә керем булмаган очракта, хуҗалык көрчеккә терәлә. Банклар проценты зур бит. Хөкүмәт процент ставкасын субсидияләгән очракта да, ул баскычка барып җиткәнче авыр юл үтәсе бар. Үзәк банк 20 процент белән бирсә, банклардан инде 30 процент белән алырга, залогын салырга кирәк. Бу хакта төптән уйларга кирәк, министрлыктан һәр белгечнең авылга, урынга чыгып, проблемалар белән танышуы ярдәм итәр иде. Дәүләт ярдәме нык кирәк. Һәр җитәкчелекнең, муниципалитетларның һәр хуҗалык белән якыннан танышуы нык мөһим. Һәр хуҗалыкның үз проблемасы, шуңа бу мәсьәләдә шәхси караш булсын иде. Һәр фермер хуҗалыгы, һәр инвестор белән күрешеп эшләмәсәк, авырга туры киләчәк. Югыйсә, ул ярдәм нәтиҗәле булмаячак.
сатылучы товар да булды. Санкцияләргә бәйле рәвештә, аны сату тукталып тора. Үзебезне үзебез туйдырып тору өчен ресурсларыбыз, эшче көч җитәрлекме? – дип сорыйм Гыйлемҗан Тимерҗан улыннан.
– Дәүләт авыл хуҗалыгына тулысынча йөз белән борылса, безнең мөмкинлекләр шулкадәр күп ки, без хәтта бөтен Җир шарын туендыра алабыз!