

Русия валютасының доллар һәм еврога карата курсы үсүен дәвам итә. Мәскәү биржасы мәгълүматлары шуны раслый.
Аерым алганда, бүген Америка доллары 11 февральдән соң беренче тапкыр 74,26 сумга кадәр арзанайды. Моннан тыш, узган елның октябреннән беренче мәртәбә евро бәясе дә 80,84 сумга төште.
Әйткәндәй, Украинада махсус операция башланганнан соң 9 мартта дөнья валюталары бәяләре иң югары күрсәткечкә җиткән иде (доллар – 120 һәм евро 127 сум). Русия Банкы доллар хәрәкәтенә чикләүләр керткәч, сум акрынлап ныгый башлады.
Үзәк банкы ныклы сум исәбенә инфляция, шул исәптә дөньяда хаклар артуы сәбәпле килеп туган инфляция импорты белән көрәшә. Нәтиҗәдә регуляторның (валюталар бәяләрен җайлаштыручы) долларның төп ставкасын төшерү циклын башлап җибәрергә бар нигезләре дә бар, ә бу исә икътисадка файдага”, – диде “БКС Экспресс” басмасы белгече, икътисадчы Василий Карпунин.
Чыганак: forbes.ru