

Башкортстан делегациясе традиция буенча Петербург халыкара икътисадый форумында катнашачак. Бу хакта республиканың тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгында хәбәр иттеләр. ПХИФ-2022 15-18 июньдә узачак.
25нче форумда эшлекле очрашулар, фикер алышулар, ил һәм төбәкләрнең социаль-икътисадый үсешенең төп мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләрдә катнашу планлаштырылган.
"ПХИФ-2021" җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча республика өчен рекорд булды. 122 млрд. сумнан артык суммага 25 килешүгә кул куелды.
Чагыштыру өчен, 2019 елда инвестицион килешүләрнең портфеле 82 млрд. сум тәшкил итте, ә 2018 елда нибары 30 млрд.сум иде, - дип хәбәр итте Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрының беренче урынбасары Лена Изотова.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Петербург икътисади форумында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм «БСК» генераль директоры Эдуард Давыдов төбәк территориясендә 27,6 млрд.сум инвестицияләр белән эре предприятие проектын гамәлгә ашыру ниятләре турында килешүгә кул куйдылар. Проектны тормышка ашыру 2022-2026 елларга планлаштырылган.