Икътисад
3 апрель 2022, 06:42

“Тәгәрмәчле йорт” җитештерә башладылар

Эчке туризмны үстерүгә уңайлыклар арта.

“Тәгәрмәчле йорт” җитештерә башладылар“Тәгәрмәчле йорт” җитештерә башладылар
“Тәгәрмәчле йорт” җитештерә башладылар

Трейлер йортлар Уфа эшкуарлары тарафыннан җитештерелә башлады. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз битендә бизнесменнарның башлангычы турында сөйләде.

“Асылда, бу ерак араларга уңайлы юл үтәргә мөмкинлек бирүче машина өчен трейлер. Чит илдә мондый транспорт бик популяр, Русиядә әле андый җитештерүчеләр бик аз”, - дип язды Радий Хәбиров.

Эшкуарлар әйтүенчә, аларның күчмә йортлары җиңел дә, җылы да. Эчтә кирәк булган бар нәрсә куелган, җиһазлар эшләве өчен электр белән тәэмин итәчәк кояш панельләрен урнаштыра да каралган. Трейлер йортларын Башкортстан һәм Русия буйлап сәяхәт итү өчен арендага алырга мөмкин булачак.

"Минем уйлавымча, бу "кыргый" алым белән сәяхәтләр оештыруны үз иткән кешеләр өчен бик уңайлы булачак", -ди төбәк җитәкчесе.

Радий Хәбиров ​​мондый трейлерлар сәяхәт итәргә яратучылар өчен искиткеч альтернатива дигән фикерне әйтте, бу эчке туризм үсеше өчен һәм бу тармакта хезмәт күрсәткән эшкуарларга яңа мөмкинлекләр ача.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас