Икътисад
3 апрель 2022, 14:50

Хөкүмәт рәисе кибетләрдәге хакларны тикшергән

Шикәр бар, тик хакы төрле кибетләрдә күпкә аерыла.

Хөкүмәт рәисе кибетләрдәге хакларны тикшергәнХөкүмәт рәисе кибетләрдәге хакларны тикшергән
Хөкүмәт рәисе кибетләрдәге хакларны тикшергән

Хөкүмәт рәисе Андрей Назаров, сәүдә һәм хезмәт министры Алексей Гусев белән берлектә, азык - төлекнең булуын һәм бәяләрне тикшерү өчен кибетләрдә булган. Бу турыда ул үзенең социаль челтәрләрдәге битендә сөйләде. Рейд вакытында Андрей Назаров шикәрнең булуын, ләкин аның бәясе төрле җирдә төрлечә булуын ачыклаган Премьер - министр узган атнада республика кибетләрендә шикәрне 65 сумга табарга була иде, ләкин ул 74 - 92 сумга сатыла. Андрей Назаров әйтүенчә, республика җитештерүчесенә булышу өчен, ул “Башбакалея” предприятиясенең шикәрен сатып алган. Аның бәясе 80,5 сум.

"Безнең республика шикәр җитештерүчеләре эчке базарда киң күрсәтелергә тиеш, мин бу эшне Сәүдә министрлыгына һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгына ышанып тапшырам", - дигән Премьер-министр.

Чыганак: newsbash.ru

Фото: newsbash.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас