Икътисад
30 март 2022, 16:24

Заманча питомник булачак

Чишмәдә алма һәм җиләк – җимеш үстерәчәкләр.

Заманча питомник булачакЗаманча питомник булачак
Заманча питомник булачак

Питомникка 198 гектарга якын җир сатуларга чыгарылмый гына бирелә. Башкортстан Башлыгы боерыгы белән "Чишмә авыл хуҗалыгы предприятиясе җимеш һәм яшелчә питомнигы" Яңа Сәфәр авылы янында гомуми мәйданы 197,7 гектар булган өч җир кишәрлеген тендерсыз ала. Аларның иң кыйммәтенең кадастр бәясе 90 миллион сумга якын.

2020 ел азагында, “Инвестиция сәгате” нең берсендә, питомник җитәкчелеге 15 елга исәпләнгән, 2 миллиард сумга төшәчәк интенсив һәм супер интенсив алма бакчаларын үстерү проектын игълан итә. Җир мәйданнары нәкъ шуңа тәгаенләнгән. "Чишмә җимеш һәм яшелчә питомнигы" 2018 елда теркәлгән, үсентеләр һәм җиләк - җимеш үстерү белән шөгыльләнә.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас