Икътисад
29 март 2022, 16:12

Баеганыгызны сизми калмадыгызмы?

Башкортстанда уртача хезмәт хакы игълан ителде.

Баеганыгызны сизми калмадыгызмы?Баеганыгызны сизми калмадыгызмы?
Баеганыгызны сизми калмадыгызмы?

Республикада айлык уртача хезмәт хакы агымдагы елның гыйнварында 40 мең 860 сум тәшкил иткән. Бу 2021 елның гыйнварына караганда 7,9 процентка күбрәк, дип хәбәр итә республика статистика комитеты.

Шул ук вакытта, төбәктә реаль җыелган хезмәт хакы 2022 елның гыйнварында узган елның шул чоры белән чагыштырганда 98,7 процент тәшкил иткән.

Традицион рәвештә, иң зур хезмәт хакын кокс һәм нефть продуктлары җитештерү белән шөгыльләнүчеләр ала - уртача 81,416 сумнан артык. Табигый казылма байлыклар тармагында уртача хезмәт хакы агымдагы елның гыйнварында 70,587 сумга җиткән. Өченче урында - уртача хезмәт хакы 63,503 сум белән химия продуктлары җитештерүчеләр.

Гомумән алганда, 2021 ел йомгаклары буенча Башкортстанда уртача хезмәт хакы 41,662 сум дип теркәлгән.

Баеганыгызны сизми калмагыз дип искәртүебез, җәмәгать…

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас