

Башкортстан аграрийлары 15 апрельдә чәчүгә төшәргә планлаштыра. Бу хакта Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов бүген хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә белдерде. Җитәкче белдерүенчә, 2022 елда гомум чәчүлек мәйданы 2,8 млн гектар тәшкил итәчәк. Быел соя, рапс, җитен һәм кукуруз зуррак мәйданнарда чәчеләчәк. – Санкцияле сәясәткә бәйле рәвештә, аерым культуралар буенча төбәкнең азык- төлек иминлеген ныгытабыз, – диде Илшат Фазрахманов. Язгы чәчүгә 219 мең тонна минераль ашлама кирәк булачак. 21 мартка аграрийлар пландагының 55 процентын алган инде. Бөртеклеләр, кузаклы һәм ярма культурулары орлыгының 91 проценты әзер. Быел яз 11меңгә якын трактор һәм 5 мең чәчү агрегаты, 3 900 комплекс басуларга чыгачак. – Чит илдән техника кайтартуга чикләү кертелсә дә, быел ике айда төбәк аграрийлары 870 млн сумнан артыграк бәягә 274 авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга иреште, - диде Илшат Фазрахманов. Республика федераль бюджет ярдәмен җәлеп итү нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме булачак, 2,6 млрд сум финанс ярдәм чәчүлекләрне әзерләүгә, орлык, ашлама һәм токымлы терлек алуга тотынылачак. Башкортстан Башлыгы Республика Хөкүмәтенә язгы кыр эшләре барышы белән даими кызыксынып, күзәтеп барырга кушты. – 2022 елның язгы кыр эшләре безнең өчен аеруча мөһим мәгънәгә ия, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Без аны тәгаенләнгән вакытта, сыйфатлы итеп уздырырга тиешбез.