

Иң кадерле ризыкка хаклар артамы?
Башкортстан Республикасында икмәк пешерү тармагы предприятиеләренә 64 миллион сум дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк. 2021 елдагыга караганда, 8 миллион сумга кубрәк бу. Мондый ярдәм икмәккә һәм икмәк-күмәч ризыкларына хаклар үмәсен өчен, хәлбуки аны авызлыклап тоту өчен эшләнә.
Мондый ярдәм турында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерде.
– Икмәк һәм икмәк-күмәч ризыклары җитештерү өчен төп стратегик чимал - он һәм икмәк пешерелә торган ашлык, - диде ул. - Без аны җитәрлек җитештерәбез, гадәттә, ел ярымлык күләмдә. Шуңа күрә ашлыкка бәя арту өчен алшартлар юк. Ә икмәк пешерүгә калган чыгымнарны тиздән түли башлаячакбыз. Шуңа күрә быел икмәккә бәяләр артуын көтәргә кирәкми.
Икмәк пешерү тармагы предприятиеләренә субсидияләр 5 тәүлеккә кадәр саклану срогы белән җитештерелгән һәм сатылган 1 килограмм икмәк һәм икмәк-күмәч ризыкларына 2,5 сум тәшкил итәчәк.
Фото: mk-kalm.ru