

Яшьләргә юллар ачылыр.
Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты вәкилләре "Росмолодежь.Бизнес" яшь эшкуарлар командасы белән берлектә яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча Бөтенрусия программасын гамәлгә ашыру буенча видео-очрашу уздырды. Башкортстан программаның 37 сынау төбәге исемлегенә керде.
Башкортстан командасы яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, комитет каршындагы яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча эшче төркем эшчәнлеге юнәлешләрен тәкъдим итте.
- Яшь эшкуарлар клубы форматы төбәк эшкуарлар берләшмәсендә зур кызыксыну уятты. Безнең өчен эшкуарларның төбәк комьюнитисын булдыру мөһим, анда һәр катнашучының бизнес-партнёрлар һәм остазлар табу, үз эшен үстерү һәм үз компаниясенең бизнес-бергәлектә танылуын арттыру, ә иң мөһиме - башка төбәкләр, хезмәттәшләр белән тәҗрибә алмашу һәм үз практикасын федераль көн тәртибенә интеграцияләү мөмкинлеге булачак, - дип сөйләде Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.
Яшь малтабарлар клубына кергәндә статусларның берсен алырга була: клуб әгъзасы, амбассадор, яки катнашучы. Һәр статусны бирү өчен теркәлгән гамәлдәге бизнес булу мәҗбүри шарт булып тора.
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның Яшь эшкуарлар клубына кушылу өчен «Русия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында теркәлергә һәм түбәндәге сылтама буенча анкета тутырырга кирәк: [url=https://myrosmol.ru/event/72809.]https://myrosmol.ru/event/72809[/url].