Икътисад
26 март 2022, 06:24

Икмәккә хак артмый

Икмәк җитештерүчеләргә быел 64 миллион сум акча биреләчәк.

Икмәккә хак артмыйИкмәккә хак артмый
Икмәккә хак артмый

 Башкортстанда икмәк пешерү тармагы предприятиелеренә дәүләт ярдәме 64 миллион сум тешкил итәчәк, бу 2021 елга караганда 8 млн.сумга күбрәк. Бу икмәккә һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәяләр үсешен тоткарларга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов.

– Икмәк һәм икмәк - күмәч эшләнмәләре җитештерү өчен төп стратегик чимал-он һәм икмәк җитештерелә торган ашлык, - диде ул. – Без аны, гадәттә, ел ярымга җитәрлек күләмдә җитештерәбез. Шуңа күрә ашлыкка бәя арту өчен сәбәпләр юк. Ә икмәк пешерүнең калган чыгымнары өчен тиздән субсидияләр түли башлаячакбыз. Шуңа күрә быел икмәккә бәяләр артуын көтәргә кирәкми.

Икмәк пешерү тармагы предприятиеләренә субсидияләр 5 тәүлеккә кадәр саклану срогы белән җитештерелгән һәм сатылган икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренә 2,5 сум тәшкил итәчәк.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас