Икътисад
24 март 2022, 10:35

Үзбәкстан-Башкортстан

Инвестицион форум.

Үзбәкстан-БашкортстанҮзбәкстан-Башкортстан
Үзбәкстан-Башкортстан

Инвестицион форум.

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Ташкент халыкара инвестицион форумында катнаша.

— Эшлекле сәфәр кысаларында республика делегациясе вәкилләре инвестицион хезмәттәшлек, җиңел сәнәгать, нефть-газ тармагы, товар әйләнеше һәм импортны алыштыруда логистика чылбырларын булдыру мәсьәләләре буенча сөйләшүләр үткәрергә ниятли.

Шулай ук Үзбәкстан Мәгариф министрлыгы белән вузара хезмәттәшлек урнаштыру, аерым алганда — Ташкентта нефть университеты филиалын ачу планлаштырыла, - дип сөйләде Рөстәм Моратов. Май аенда анда Башкортстанның рәсми вәкиллеген ачу өчен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә Башкортстан делегациясенең кабат визиты көтелә, дип өстәде ул. Аңа кадәр Үзбәкстан делегациясе Уфага Башкортстанда инвестпроектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча фикер алышу өчен киләчәк. - Үзбәкстан - күптәнге партнер, шул исәптән экспорт линиясе кысаларында да. Без республика белән ике яклы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне актив үстерәбез. Экспорт химия сәнәгате продукциясе, ягулык-энергетика, азык-төлек товарлары һәм чимал, агач эшләнмәләре, машина төзелеше продукциясе белән тәкъдим ителгән, - дип билгеләп үтте Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Үзбәкстан-Башкортстан
Үзбәкстан-Башкортстан
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас