Икътисад
24 март 2022, 02:25

Сатучыларга закон юкмыни соң ул?

Сатучыларга закон юкмыни соң ул?

Сатучыларга закон юкмыни соң ул?Сатучыларга закон юкмыни соң ул?
Сатучыларга закон юкмыни соң ул?

Сыктывкар агач эшкәртү компаниясе Русиядә  кәгазь җитештерүче әйдәп баручы предприятие. Соңгы көннәрдә офис кәгазенә хакларның берничә тапкырга артуына алар да гаҗәпләнә.

"Без ваклап сату базарында офис кәгазенә бәяләр кискен күтәрелүен беләбез. Безнең компания бәяләр сәясәтен үзгәртмәвен һәм бәяләрне күтәрмәвен раслый. Компания ваклап сату бәяләренең формалашуына турыдан-туры тәэсир итми. Без чикләүләр белән очрашабыз, химик агарту матдәләр һәм башка кирәкле материаллар кертү авырлашты. Шуңа карамастан без җитештерү күләмен киметмәдек, хәзерге вакытта гадәттәгечә эшлибез. Компания коллективы тәэмин итү чылбырын үстерү өстендә эшли. Предприятие югары сыйфатлы кәгазь җитештерүне дәвам итә, шул исәптән офис өчен A4 "Снегурочка" кәгазен. Бүген җитештерү күләме шул ук дәрәҗәдә калды һәм якын киләчәктә заказлар белән расланды. Экспорт продуктлары җитештерү өчен кулланылган җитештерү корылмалары эчке базарга юнәлтелде", ди компания җитәкчелеге.

Компания офис, төрү һәм башка төр кәгазь продуктлары җитештерүдә региональ лидер булып тора. Ул Русия Федерациясендә елына 1,3 миллион тонна әзер продукт җитештерә. Компания хезмәткәрләре саны якынча 4,5 мең кеше.

Хакларны кемнәр күтәргәнлеген аңлатып торасы юктыр инде.

Чыганак: ТАСС

Фото: pg11.ru

 

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас