

Йомырка биргәннәр бит...
Мәләвез районындагы хуҗалыкларның берсенә инкубатор өчен 84,6 мең данә күркә йомыркасы кайтарылган. Йомыркалар Франциядән кайтарылган.
Россельхознадзор матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, автомобильдә китерелгән йомыркалар ил чигендә үк ветеринар тикшерү белгечләре тарафыннан эшкәртелгән.
Агымдагы ел башыннан Башкортстанга күркә һәм тавык йомыркалары 16 партия, гомум күләмдә 882,25 мең данә кайтарылган.
Башкортстан кошчылары 466,8 мең данә йомырканы – Канададан,, 330, 85 данәсен – Чехиядән һәм 84,6 мең данәсен Франциядән кайтартканнар.