

Русия Президенты Владимир Путин дус булмаган илләргә газны рубльгә генә сатарга кушкач, газ бәяләре үсеш темпларын тизләтте. Владимир Путин сүзләреннән соң, Лондонда урнашкан ICE биржасы мәгълүматлары буенча, Европада газ бәяләре 20% ка артты һәм мең куб метрга 1350 долларга җитте.
Элегерәк, Мәскәү биржасында валюта сәүдәсе вакытында доллар алмаштыру курсы 95 сумнан түбән төште. Бу 2 марттан соң беренче тапкыр күзәтелде.
Чәршәмбе көнне Хөкүмәт белән очрашуда Владимир Путин дус булмаган илләргә газны рубль өчен генә бирергә кушты. Дәүләт җитәкчесе Көнбатышның Русиядәге бурычларын дефолт дип игълан итүен ассызыклады һәм доллар, евродагы бурычларның үтәлмәвен тагын бер кат исбатлады. Бу уңайдан, президент билгеләп үткәнчә, газны долларга, еврога һәм башка валюталарга сатуның мәгънәсе юк. Президент Үзәк Банкка, Хөкүмәт белән берлектә, мондый операцияләр тәртибен бер атна эчендә билгеләргә кушты.
Чыганак: НТВ
Фото: НТВ