Икътисад
24 март 2022, 09:22

Эшкуарлык

Бакчалар булырмы? Ә җиләге?..

ЭшкуарлыкЭшкуарлык
Эшкуарлык

Бакчалар булырмы? Ә җиләге?..

 

Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының Авыргазы районы буенча территориаль бүлеге бер эшкуарга авыл хуҗалыгы культураларын үстерү өчен җир бүлеп бирмәкче.

- Районда “Эшкуарлык сәгате”ндә министрлыкның территориаль

бүлекчәсе хезмәткәрләре яңа проект, бизнес-план белән танышты һәм эшкуарны тыңлады, – ди җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының урынбасары Рөстәм Гыйззәтуллин.

– Инвестор, җаваплылыгы чикләнгән АСК “Столыпино” җәмгыяте тулы цикллы җиләк-җимеш хуҗалыгы” проектын тормышка ашыру өчен 30 гектар җир кирәк дип белдерде.

Бу участокларда ачык туфракта үсә торган куаклы җиләк культуралары утыртылачак.

Планлаштырылган инвестицияләр күләме 15 млн сум тәшкил итә.  Проектны 2022-2027 елларда гамәлгә ашыру уйланган. Ул  тормышка ашса, районда 30 кеше эшле булачак.

 

Фото: dachanaladoni.ru

Эшкуарлык
Эшкуарлык
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас