Икътисад
23 март 2022, 06:59

Эшкуарлар каникулга китә

Озаккамы?

https://vk.comhttps://vk.com
https://vk.com

Башкортстанда эшкуарлар “кредит каникуллары” ала башлаган. Аларга гомум суммасы 30 миллион сумнан арткан кредит каникуллары рөхсәт иткәннәр дә инде.

“Мондый каникуллар бүгенге икътисади авыр шартларда эшкуарларга йөкләмәне бераз киметә”, – ди республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.

Әлбәттә, кредит буенча тәләүләрне кичектерү – рәхәт тормыштан түгел. Иртәме-соңгы банк алдындагы бурычларны барыбер түләп бетәргә кирәк булачак. Шулай да каникуллар иң кискен чорда бераз “тын алырга” ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, заемщиклар кредит каникуллары белән 2022 елның 30 сентябренә кадәр файдалана ала. Моның өчен керемнәрнең төшүен рәсми расларга кирәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас