Икътисад
23 март 2022, 10:31

Эшкәртергә өйрәнсәк...

Ак кәгазьгә дә кытлык булырга тиеш түгел.

Эшкәртергә өйрәнсәк...Эшкәртергә өйрәнсәк...
Эшкәртергә өйрәнсәк...

Ак кәгазьгә дә кытлык булырга тиеш түгел.

 

Бу үсемлекнең уңдырышлылыгын бәяләсәң, Русиядә ел саен уннарча миллион тонна целлюлоза җитештереп була.

Илебезнең байлыгы, аның флора һәм фаунасы, җир асты казылма байлыклары чын хуҗаларча эшкәртелгән очракта, яхшы һәм җитеш тормыш өчен бөтен чималны да бирә.

Менә чүп үләне булган шушы үсемлек турында сөйләгәндә дә, үзебезнең хуҗасызлык өчен кимсенеп куясың. Санкцияләр ак кәгазьнең хакын биш тапкыр күтәрергә форсат бирде. Чөнки финнәр безгә натрий хлоратын сатудан баш тартты. Натрий хлораты хлор диоксидын ясарга, анысы целлюлозаны агарту өчен кирәк. Ә без актан-ак кәгазь белән файдаланып, аны тоннанлап чүпкә чыгарырга өйрәндек.Үзебездә моңарчы агачка кытлык булмады. Ә менә аны эшкәртү өчен мөһим химикатлар чит илләрдән сатып алына иде. Химия сәнәгате үсешкән илдә мондый хәлдә калу үзе зур хата. Ә илебез мәйданының зурлыгын һәм анда үскән бу чүп үләненең “уңдырышлылыгын” уйласаң, без елына уннарча миллион тонна целлюлозага ия була алабыз һәм беркемгә дә ялынмый, үзебезне-үзебез тәэмин итә алабыз.

Аптырашта калган целлюлоза – кәгазь оешмалары хлор диоксидын алыштыру юллары турында баш вата башлаган. Башка илләр белән сөйләшүләр алып баралар. Хөкүмәт кирәкле химикатларны алыштырырлык аналогларны тиз арада эшләп чыгару өчен урман хуҗалыгы сәнәгате комплексына ярдәм итү чараларын барлый.

Ә шул ук вакытта галимнәр илне, бакчаларны, кырларны баскан, икътисадта кулланырылык чүп үләннәре турында искә төшергән. Атап әйткәндә, сүз Сосновский балтырганы (Heracleum Sosnowskyi) турында бара.

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Советлар Союзында Үзәк Комитет дәрәҗәсендә, Сосновский балтырганын мал азыгы буларак киң кулланылышка кертү турында карар кабул ителә. Теләсә нинди шартларда үсүче бу үсемлек протеинга, витаминнарга, микроэлементларга һәм шикәргә бай.

Башта аны силос буларак кулланалар, аннары яңарак, яхшырак сортларын чыгаралар. Әмма аның тиз кыргыйлашуы, әрсезлеге белән башка үсемлекләргә зыян салуы ачыклана. 90нчы елларда туган хуҗасызлык аркасында ул кыргыйлаша. Бушап калган басуларда аның күпләп үрчүенә шахитбыз. Бакча хуҗалыкларына зыян салуына зарланучылар күбәеп китеп, соңгы елларда төрле ысуллар белән аңа каршы көрәш башланды.

2012 елда аны Дәүләт селекция казанышлары реестрыннан төшереп калдырсалар, 2015 елда кара хәрефләре белән чүп үләннәре исемлегенә кертәләр. Бүген килеп галимнәр балтырганның файдасы турында сөйли.

Русия Фәннәр Академиясенең (РФА) Химик физика проблемалары институтының өлкән фәнни хезмәткәре, химия фәннәре кандидаты Сергей Баскаков менә шуларны белдерә.

–Балтырган чәчәк атканда аның суты 17- 31 процент шикәрдән тора. Шикәр камышында ул 18-21 %, шикәр чөгендерендә 22 процентка җитә. Балтырган сутыннан биоэтанол алып була. Ул арзанлы һәм экологик чиста мотор ягулыгы.

Өченче кулланылышы – җылыту җиһазлары өчен пеллет һәм гранулалар әзерләп була.

Балтырган түбеннән (жмых) агач күмере алу технологиясе үзләштерелгән.

Бүген исә иң өстенлекле ягы ачыкланган – аны җыеп киптерсәң, күпләп бик файдалы материал – целлюлоза алып була. Иң кызыгы шунда, ул без кулланган офис кәгазьләре кебек ап-ак булачак!

"Үсемлекләрдән целлюлоза алу, аны агачтан алуга карганда арзангарак төшә, – дип аңлата Сергей Баскаков.– Бу ысул гадирәк һәм энергияне дә күп бетерми. Бу алымның киләчәге бар дип уйлыйм.”

Сосноский балтырганындагы без чит илдән сатып алып, азык-төлек сәнәгатендә, фармакологиядә, медицинада, косметологиядә кулланган эфир майлары да импортны алыштыруда бик сыйфатлы чимал икән.

«Эфир майлары инде өлгергән орлыкларда 1% -5%, кайсывакыт 10% тәшкил итә. Русиядә үскән балтырганнан  8 мең тоннага якын эфир майлары алып була. Бу бөтен дөнья базарына кирәк булган нормадан 2-3 тапкыр күбрәк!» – ди биология фәннәре докторы Кирилл Ткаченко.

“Бу үсемлек Мәскәү тирәсендә генә дә 30-69 мең гектар мәйданны биләгән. Аны чабып ташлап кына котылып булмый, орлыгы шул килеш тә өлгерә һәм тагын үсеп чыга.  Әгәр бөтен чыгымнарны уйлап, эшкәртүгә алынсак,  ел саен уннарча миллион тонна целлюлоза алып була”, – ди Сергей Баскаков.

 

Фото: ekogradmoscow.ru

Эшкәртергә өйрәнсәк...
Эшкәртергә өйрәнсәк...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас