

"ВДНХ-Экспо" күргәзмә-комплексының ачык мәйданында заманча авыл хуҗалыгы техникасының 130дан артык төре урын алган.
Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров экспозициядә катнашучыларны сәламләде һәм уңышлар теләде.
Экспозицияне ачуда Русия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин катнашты. Ул чыгышында Башкортстан авыл хуҗалыгының ил икътисадына зур өлеш салуын билгеләде.
"АгроКомплекс" күргәзмәсе эшчәнлеге чикләрендә Радий Хәбиров һәм Андрей Разин төбәкнең иң зур инвестпроектының икенче чираты эшчәнлегенә старт бирделәр. Авыргазы районында урнашкан "Уңыш" сөт фермасы" компаниясенең әлеге терлекчелек комплексы 6,5 мең сыерга исәпләнгән.
4,5 млрд сумга төшкән проект 117 яңа эш урыны барлыкка китерүне күзалллый. 2024 елда төзелеш эшләре тулысынча тәмамлангач, комплекс елына 60 мең тоннага якын сөт җитештерәчәк.
Әлеге инвестпроект 2018 елның декабрендә хупланды. 2020 елның июлендә исә Радий Хәбиров яңа ферманың төзелеш мәйданын күрергә барган иде.
Башкортстан Башлыгы белән Русия авыл хуҗалыгы министры урынбасары күргәзмәдә катнашучылар җитештергән продукцияләр белән танышты.
Башкортстан Башлыгы минераль ашламалар базарында эшләүче компанияләр стендлары белән танышты, поставщиклар белән бәяләр сәясәте турында фикер алышты. Республика авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов ашламаларның чикләнгән бәяләр буенча сатып алынуын, республика предприятиеләренең ашлама сатып алу планының 21 мартка 55 процентка үтәвен белдерде.
Фермерларның азык-төлек ярминкәсе күргәзмәдә аерым урын алган иде. Ярминкәдә 70тән артык җитештерүче катнашты. Радий Хәбиров Андрей Разинны республикада сөт кухнялары тәҗрибәсе белән таныштырды.
"Без тулы бер инфраструктура булдырдык: әгәр элек бездә балалар өчен җитештерү буенча бер генә сөт заводы булса, хәзер бөтен Башкортстан буенча сигез җитештерү цехы бар. Планда - зур сөт заводын төзү",-диде Р. Хәбиров.
"АгроКомплекс" күргәзмәсе 25 мартка кадәр эшлиячәк. Катнашучы предприятиеләр һәм эшлекле программа белән Агросәнәгать форумының рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Фото: "Башинформ".