Икътисад
22 март 2022, 13:03

Авыл хуҗалыгы зур бурычлар куеп эшли

22 мартта Уфада Агросәнәгать форумы һәм "Агрокомплекс 2022" халыкара махсус күргәзмәсе мәйданында Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Русия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин белән очрашты.

Авыл хуҗалыгы зур бурычлар куеп эшлиАвыл хуҗалыгы зур бурычлар куеп эшли
Авыл хуҗалыгы зур бурычлар куеп эшли

Яклар санкцияләр шартларында агросәнәгать комплексының өзлексез һәм тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итүне тикшерде.
Андрей Разин республика җитәкчеләренең аграрийлар ихтыяҗларына даими игътибар бүлүен билгеләде. Министр урынбасары бәрәңге үстерүне тармакта перспективалы өлкә дип атады. Кырыс табигать шартларында орлыкчылык күләмен арттыру мөһимлеген әйтте. Уфа күргәзмәсендә үзебездә җитештерелгән орлыклар урын алган иде. "Бу импортны алмаштыру шартларында аеруча мөһим. Әлеге юнәлешне арытаба үстерүне стимуллаштыру өчен Русия селекционерларына булышлык күрсәтергә кирәк", - диде Разин.
2021 елда Башкортстан "Агролизинг" җәмгыяте линиясе буенча 1,6 млрд сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Быел исә 2 млрд сумлык техника сатып алырга исәп тота. Андрей Разин Башкортстанның "Роагролизинг" белән хезмәттәшлек итүен югары бәяләде.
Агросәнәгать тармагына дәүләт ярдәме күрсәтү буенча федераль дәрәҗәдә ике мөһим карар әзерләнгән. Сүз кыска вакытлы лимитларга 25 млрд сум һәм тармакның системалы предприятиеләре исемлегенә керүчеләргә, банкларныкына караганда шактый түбән ставка белән 26 млрд. сум бүленүе турында бара. Башкортстанда шундый 18 предприятие санала һәм алар субсидиягә дәгъва итә алалар. Андрей Разин федераль министрлыкның терлекчелектә мал азыгы базасына ярдәм күрсәтү мәсьәләсе дә тикшерелүен җиткерде.

 "Глава РБ" сайтыннан.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас