

20 мартта Донецкида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Донецк халык республикасы башлыгы Денис Пушилин эшлекле очрашу үткәрде. Аның нәтиҗәсендә җитәкчеләр Русия төбәге һәм ДХР арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү хакында уртак коммюникега кул куйды.
Документка ярашлы, үзара хезмәттәшлек итүнең өстенлекле юнәлешләре булып, фәнни-техник хезмәттәшлекне, сәүдә-икътисади, сәламәтлек саклау, белем бирү, яшьләр сәясәте һәм мәдәният өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне үстерү тора.
Денис ПУШИЛИН:
–Башкортстан безнең өчен күптән якын, – дип билгеләде Денис Пушилин. – Һәм безнең әле тагын төрле юнәлешләр буенча күп уртак эшләребез бар. Бу кинәт кенә барлыкка килмәде, моңа кадәрге чорда, Донецк халык республикасы әле танылганчы ук, башланды әлеге эш. Әмма Радий Фәрит улын бу мәсьәлә туктатмады. Ул Донбассның кайчан да булса тарихи гаделлек тантана итәчәк төбәк буласын аңлый иде. Русия Президенты Владимир Путин ярдәме белән бар да шушы юл белән бара.
Ярдәм элек тә күрсәтелгәнен беләбез. Әмма бүгенге көндә ул аеруча актуаль. Һәм Башкортстан халкы, әлбәттә, алгы сафларда иңне-иңгә куеп безгә булыша.
Без бит барыбыз да Советлар союзыннан. Һәм без тарихыбыз бәясен беләбез. Ата-бабаларыбыз батырлыкларын хәтерлибез. Шәйморатов генерал хакында да бездә беләләр һәм онытмыйлар. Ул – безнең уртак героебыз. Чөнки 1943 елда ул Донбассны азат иткәндә биредә башын салган. Шуңа күрә бар да аңлашыла – безнең үткәннәребез уртак, һәм мин ышанам, киләчәгебез дә уртак.
Радий ХӘБИРОВ:
“Беренчедән, бүген безнең белән очрашырга мөмкинлек таба алганыгыз өчен зур рәхмәтләремне җиткерәм. Чөнки әле бик кызу вакыт. Әмма без аңлы рәвештәнәкъ әле килергә булдык. Әле проблеманы хәрби хәл итү барганлыгын аңлыйбыз, әмма киләчәккә без инде ышаныч белән карыйбыз.
Башкортстан һәм Донбассны – Донецк һәм Луганск халык республикаларын якын, җылы һәм чынлап тугандаш мөнәсәбәтләр бәйли. Донецк халык республикасы җитәкчелеген бик ихтирам итәбез. Башкортстан халкы сезнең өчен кайгыра. Бирегә без йөрәкләребез җылысын, ихлас хөрмәт һәм соклану сүзләрен алып килдек”.
Чыганак: glavarb.ru