Икътисад
18 март 2022, 05:51

Кайчан чәчүгә төшәрләр?

Дөньяда нинди генә хәлләр барса да, кыр эшләрен күчереп торып булмый шул.

mordoviatv.rumordoviatv.ru
mordoviatv.ru

Азык-төлек базарында хәлләрне җайлау максатында Русиядә иген һәм шикәрне чит илләргә озату вакытлыча тыелды. Бу чикләү чарасы агымдагы елның 31 августына кадәр үз көчендә булачак. Чикләүләр шикәрдән тыш, бодай һәм аның арыш белән катнашмасына, арышка, арпа һәм кукурузга кагыла.

“Әлеге вакытта Русиядә ашлык белән тәэмин ителү күрсәткече 150 проценттан артып китә. Ә экспортка чыгаруга тыю кертелү базардагы хәлне көйләргә ярдәм итә”, –  диләр Русиянең Икътисади үсеш министрлыгында.

Әлбәттә, Русиядән иген алып өйрәнгән кайсыбер илләрдә хәл катлауланырга мөмкин. “Дөньяның кайсыбер илләрендә бодай хакы 500 долларга кадәр җитә, – ди республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Бу уңайдан безнең ил базарында хәлләр торыклы: бодай бәясе бер килограммга 20 сумнан артмый. Бүген дизель ягулыгына да хаклар төшә башлады. Тагын да төшсә, без моңа шат кына булачакбыз”.

Чөнки алда язгы кыр эшләре тора. Илдә, дөньяда нинди генә вакыйгалар барса да, вакытында чәчәргә кирәк һәм республика аграрийлары апрельдә кырларга чыгачак.

Чәчәүгә әзерлек үткән елның ноябрендә үк башланган. Әле исә, килеп туган хәлгә карап, ниятләр бераз үзгәртелгән. “Бүгенге шартларда без азык-төлек чималы һәм продуктларын арттырырга тиешбез, – ди вице-премьер. – Язгы кыр эшләренә республика аграрийлары 100 процентка әзер. Ашлык культуралары орлыклары белән дә тулысынча тәэмин ителгәнбез. Техник культуралар буенча, әлбәттә, көнбатышка бәйлелек бар. Шуңа карамастан, без 60 процентлык запас тупладык. Хәзер майлы культуралар буенча үзебезнең ил орлыкларына күчү процессы бара. Минераль ашлама һәм үсемлекләрне саклау чаралары да җитәрлек”.

Быел кыр эшләрен башкарып чыгарга 21 миллиард сум акча кирәк булачак, диләр. Финанслар бар, диде министр. Шулай булгач, җиң сызганып эшлисе генә кала. Ә безнең халык эштән курка торган түгел ул.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас