

Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, 2021 ела 94 махсус кондитер ризыклары җитештерүчеләре һәм 17 икмәк пешерү комбинаты кондитер изделиеләре чыгарган. Алар чималны урындагы җитештерүчеләрдән алган. Агымдагы 2022 елда киптерелгән һәм куе сөт, акмай һәм үсемлек мае, башка продуктлар җитештерүдә яхшы үсеш күзәтәбез, дип белдерәләр Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан.
Башкортстан товар балы сатуда алдынгы төбәкләр исәбендә. 2021 елда республикада 11 мең тонна бал җитештерелгән. Безнең милли аш-суыбыз сөт һәм сөт ризыкларын, үсемлек мае һәм бал куллануны күзаллый, шуңа да кондитер ризыклары җитештерүе өчен борчылырга кирәкми, дип саный белгечләребез.
Русия җитештерүчеләренең дә хәлләре яхшы булыр: статистикага ярашлы Русиядә 4356 предприятие кондитер продукциясе җитештерә. Зур һәм кече компанияләр эчке базарны татлы ризыклар белән тәэмин итә. Җитештерүдә файдаланылган чималның төп өлеше үзебезнеке: он, шикәр, сөт һәм сөт продуктлары, май җитәрлек дәрәҗәдә, дип борчылмаска чакыралар экспертлар.
Мәсәлән, какао сыман климатка яраклашкан продуктлар Африка илләреннән дә импортлана. Әлеге вакытларда Русия җитештерүчеләре альтернатив поставщиклар эзли, әмма булган элемтәләрдән дә баш тармаячаклар.
Русиядә җитештерелгән кондитер продукциясе чит илләрдә дә сорау белән файдалана: 2021 елда җитештерелгән 4 миллион тоннаның 20 проценты 91 илгә экспортка озатылган. Шоколад һәм шоколад ризыклары турында әйткәндә, җитештерелгән продукциянең 30 проценты экспортка чыгарылган.