

2020 елда киресенчә 4956 кешегә миграцион кимү күзәтелгән . Республика җитәкчесе Радий Хәбиров әлеге мәгълүматларны Хөкүмәт йортында үткән оператив киңәшмәдә белдерде.
- Сигез ел эчендә беренче тапкыр халыкның миграция үсешенең уңай динамикасы күзәтелә,- дип билгеләде Радий Хәбиров. - Төбәк хезмәт базарында уңай тенденция - икътисадыбыз торышының мөһим индикаторы.
Хезмәт ресурсларының уңай күренешенә Башкортстанның Русия субъектларында инвестицион климат торышының Топ-5 төбәкләр милли исемлегенә керүе һ.б. әйдәүче факторлар тәэсир иткән. Алар яңа хезмәт урыннары барлыкка килүенә йогынты ясаган. Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестицияләр сәясәте министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, 2021 елда төбәктә 3086 хезмәт урыны булдырылган. Эш эзләүчеләр Уфа, Күмертау, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак шәһәрләренә, шулай ук Дүртөйле, Иглин, Краснокама, Стәрлетамак, Туймазы һәм Уфа районнарында эшкә урнашырга бара.
Фото: сайт главы РБ.