Икътисад
14 март 2022, 07:27

Дәваханәләрне баетучы предприятие

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров чит ил аналогларыннан һич калышмаган Русиядә сыйфатлы медицина җиһазы җитештерүче “Медстальконструкция” предприятиесе хакында социаль челтәрләрдәге битләрендә сөйләде.

Дәваханәләрне баетучы предприятиеДәваханәләрне баетучы предприятие
Дәваханәләрне баетучы предприятие

Уфада урнашкан әлеге заводта медицина һәм акушер кроватьләре, операция өстәлләре, кушеткалар, гинекология кәнәфиләре, медицина консолилары, авыруларны күчереп йөртү өчен гидроэтәргечле арбалар — барлыгы 150 төр җиһаз җитештерелә.

         Уфа предприятиесе җитештергән җиһазлар белән республиканың барлык дәвалау-профилактика учреждениеләре, яңа ковид-госпитальләр, хәтта Мәскәүнең Коммунарка исеме астында танылган 40 санлы дәваханәсе дә баетылган. Хәзер “Медстальконструкция” Мәскәү клиникалары реновациясе программасында катнаша. Уфа компаниясенең продукциясе бөтен Русия буенча, БДБ һәм Якын Көнчыгыш, Африка илләренә озатыла.

         “Медстальконструкция” тагын бер мөһим юнәлеш — һаваны зарарсызландыруга тәгаенләнгән бактерицид рециркуяторлар җитештерү буенча эшли. Мондый приборлар, тормышыбызга коронавирус үтеп кергәч, аеруча зур сорау белән файдалана башлады.  2020 елда безнең илдә җитештерелгән рециркуляторның һәр өченчесе Уфада ясалган. Хәзер санкцияләр шартларында Уфа заводында җитештерелгән медицина җиһазлары һәм корылмалары зур сорау белән файдаланачак, —дип язган Радий Хәбиров.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас