Икътисад
11 март 2022, 05:50

Яңа бурычлар куелды

10 мартта республика башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәтнең икътисади блогы җитәкчелеге белән "Инвестиция сәгате" үткәрде.

Яңа бурычлар куелдыЯңа бурычлар куелды
Яңа бурычлар куелды

Көн тәртибендә Республика сәүдә-сәнәгать палатасының үткән елдагы һәм алдагы эшчәнлеге тикшерелде. Шулай ук Милли иминлек фонды кысаларында федераль чыганакларны җәлеп итү мәсьәләләре каралды.
БР сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Тимур Хәкимов чыгышында былтыр палатаның 88 бизнес-чара үткәрүен билгеләде. Республиканың кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү җәһәтеннән Үзбәкстанда һәм Таҗикстанда вәкиллекләр ачылган. Республика палатасы булышлыгында Русия сәнәгате үсеше фонды гомум 3,6 млрд. сумга төшкән 7 инвестпроектны финанслаган. Шулай ук 945 миллон сумга 5 проект эшчәнлегенә булышкан.
Чит илләрнең санкцияләр сәясәте шартларында республика сәүдә-сәнәгать палатасы башка малтабарлык институтлары белән үзенең эшчәнлеген яңа халыкара юнәлешләргә юнәлтү мөмкинлекләрен карый.
Радий Хәбиров коронавирус пандемиясе чорында башкарган эшләре өчен сәүдә-сәнәгать палатасы хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде һәм республика авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә Башкортстанның зур шәһәрләрендә фермерлар ярминкәләрен даими үткәрүне оештыру бурычын куйды. "Бу азык-төлеккә бәяләр арту ыгы-зыгысына юл куймаска булышачак. Аграрийларыбызның сыйфатлы продукцияләре халкыбыз сатып ала алырлык бәядә булырга тиеш",- диде төбәк башлыгы.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас