Икътисад
11 март 2022, 06:56

Мәктәп, поликлиникалар төзү эшләре дәвам итәчәк

Кичә республика йортында үткән "Инвестсәгать"тә катнашучылар мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендәге проектларны тикшерделәр.

Мәктәп, поликлиникалар төзү эшләре дәвам итәчәкМәктәп, поликлиникалар төзү эшләре дәвам итәчәк
Мәктәп, поликлиникалар төзү эшләре дәвам итәчәк

Проектларны дәүләт-шәхси эшкуарлык партнерлыгы кысаларында гамәлгә ашыру тәкъдим ителә. Мәсәлән, шундый партнерлыкка таянып, Уфаның "Затон-Көнчыгыш" бистәсендә яңа мәктәп төзү планлаштырыла. Уфада һәм Стәрлетамакта дәүләт заказы буенча ике мәктәп яңартылачак.
Боларга өстәп, Русия мәгариф министрлыгында Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама һәм Уфа районында яңа мәктәпләр төзү буенча 6 проект якланган.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә исә Уфа, Стәрлетамак, Туймазы, Бөре шәһәрләрендә, Уфа районының Зубово авылында һәм Иглин район үзәгендә - җәмгысе 7 яңа поликлиника һәм дәваханә корпуслары - өстенлекле объектлар төзү исемлегенә кертелгән.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров БР Төзелеш министрлыгына төзелеш материаллары базарында бәяләрне контрольдә тоту бурычын йөкләде.
"Инвестсәгать" ахырында Уфа трамвай-троллейбус заводы базасында яңа троллейбус модельләре җитештерү проекты тикшерелде. Сүз ""Горожанин" троллейбусы һәм электробусы гибриды турында барды. Яңа модельнең төп үзенчәлекләренең берсе - контакт челтәренә тоташмыйча өстәмә аккумулятор исәбенә 30 километрга кадәр автоном йөрү мөмкинлеге.
Әле яңа техника тиешле сынаулар үтә. Рөхсәт документлары әзер булгач, ул Уфа трамвай-троллейбус заводында серияле җитештерелә башланачак.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас