

Русиядә иген һәм шикәрне чит илләргә озату вакытлыча тыела. Бу чикләү чарасы агымдагы елның 31 августына кадәр үз көчендә булачак.
“Әлеге карар илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән һәм ул бүгенге көндә эчке базарны якларга ярдәм итә. Шул ук вакытта Евразия икътисади берләшмәсенә кергән илләр белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге сакланачак”, – диләр Русиянең Икътисади үсеш министрлыгында.
Чикләүләр бодай һәм аның арыш белән катнашмасына, арышка, арпа һәм кукурузга кагыла.
“Әлеге вакытта Русиядә ашлык белән тәэмин ителү күрсәткече 150 проценттан артып китә. Ә экспортка чыгаруга тыю кертелү базардагы хәлне көйләргә ярдәм итә”, – диелә министрлык мәгълүматында.
Шикәргә килгәндә, бүген халык кибетләрдән аны кырып-себереп сатып алып бара. Ләкин ажиотаж тудырырга кирәкми, диләр. Аны да экспоркта озату тыела. Ә Евразия икътисади берләшмәсе илләренә ул Авыл хуҗалыгы министрлыгы рөхсәте белән генә чыгарылачак.