

Русия Президенты Владимир Путин көнбатыш илләре һәм Европа игълан иткән санкцияләр шартларында гражданнарга һәм эшкуарлыкка социаль-икътисади чаралар турындагы законга кул куйды.
Әлеге башлангыч хөкүмәт тарафыннан Русияне чит ил дәүләтләренең һәм халыкара оешмаларның дустанә булмаган гамәлләреннән яклау максатында эшләнгән.
Документка ярашлы, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларын тәэмин итәр өчен товарлар, эшләр һәм хезмәтләрне сатып алганда рөхсәт итү һәм лицензион процедуралар гадиләштереләчәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткән атнадагы оператив киңәшмәдә республика хөкүмәтенә көнбатыш илләре һәм Европа игълан иткән санкцияләр шартларында төбәк икътисадының элекке режимда эшләвен тәэмин итәргә йөкләмә бирде. Ул республика хөкүмәте икътсадтагы катлаулыкларга әзер булырга тиеш диде.
Андрей Назаров бу хакта болай ди:
-1 марттан алып көрчеккә каршы штаб үз эшен башлады. Без республика предприятиеләренә ярдәм итү чараларын бәяләячәкбез. Аеруча игътибарны экспортёрларга юнәлтәчәкбез. Гомумән алганда бюджеттагы һәр сумны нәтиҗәле тотыначакбыз. Милли проектлар, федераль программалар, төзелешләр буенча билгеләнгән күрсәткечләргә ирешәчәкбез. Барлык социаль бурычларыбызны да үтәргә мөмкинлекләребез бар.
Чыганак: bashinform.ru