

Русия банкы 2022 елның 9 мартыннан 9 сентябренә кадәр гражданнарга валюталы вкладлардан яисә исәпләреннән акча бирү тәртибен раслады.
Клиентларның валюталы вкладларында яисә исәпләрендә барлык акчалар да вклад валютасында саклана, клиент 10 мең долларга кадәр акчасын валютада кулакча итеп ала ала, калган акчаларны – сумнарда, долларның шул көнгә билгеләнгән курсы буенча.
Долларларның илгә кертелүе санкцияләр белән чикләнгән һәм бу банкларның чит ил валютасын сату белән бәйле махсус чараларның бердәнбер сәбәбе. Сумлы вкладларга һәм исәпләргә санкцияләр бернинди йогынты ясамый. Исәпләрдәге акчалар сакланган, барлык операцияләрне дә теләсә нинди моментта башкарып була.
Русия банкларындагы валюталы исәпләрнең 90 проценттан артыгындагы суммалар 10 мең доллардан артмый, ягъни валюталы вкладларга яисә исәпләргә ия клиентларның 90% үз акчаларын кулакча валютада ала ала.
Югарыда күрсәтелгән вакыт аралыгында исәп нинди валютада ачылуына карамастан, валюта АКШ долларларында биреләчәк. Башка валюталарның АКШ долларларына конвертациясе түләүне алган көнгә булган курс буенча башкарылачак. Валютаны банк кассасында алырга мөмкин.
Гражданнар үз акчаларын валюталы вкладларда яисә исәпләрдә саклавын дәвам итә ала. Барлык акчалар да исәп яисә банк вклады ачылган валютада сакланган һәм исәпләнгән. Вклад яисә исәп буенча шартлар үзгәрми. Вклад буенча процентлар да, гадәттәгечә, вклад ачылган валютада исәпләнәчәк.
Гражданнар яңа валюталы вкладлар яисә исәпләр дә ача ала, әмма югарыда күрсәтелгән вакыт аралыгында алардан акчаларны бары тик сумнарда гына салдырып (шул көнгә билгеләнгән курс буенча) алып булачак.
Банклар 9 марттан алып 9 сентябрьгәчә вакыт аралыгында гражданнарга кулакча валюта сатмаячак. Кулакча валютаны теләсә кайчан һәм теләсә нинди күләмдә сумнарга алып була.
Валюталы вкладлардагы яисә исәпләрдәге акчаларны килентлар барлык банклар бүлекләрендә дә ала ала. Тиешле филиалга таләп ителгән валюта суммасын җыеп илтеп бирер өчен банкларга берничә көн таләп ителергә мөмкин.