Икътисад
7 март 2022, 10:15

Газ бәясе 1000 куб метрга 3000 доллардан артты

Санкцияләр бумеранг булып үзләренә  кайта башлады.

Газ бәясе 1000 куб метрга 3000 доллардан арттыГаз бәясе 1000 куб метрга 3000 доллардан артты
Газ бәясе 1000 куб метрга 3000 доллардан артты

Апрель аенда Европада газ фьючерслары мең куб метрга 3000 АКШ доллары күләмендә билгеләнеп, тарихи рекорд куйды. Лондон ICE биржасы мәгълүматлары буенча, 7 март, дүшәмбе көнне сәүдә башланганнан бирле, Нидерландтагы TTF үзәгендә апрель фьючерслары бәясе 1000 куб метрга 3600 долларга кадәр күтәрелде. Берничә сәгать эчендә хаклар 40 процентка артты.  Газга булган ихтыяҗ һәм Украина тирәсендәге халыкара вәзгыятьнең киеренкелеге, газ бәяләрен күтәрергә этәрә.

Базар хакын өстәмә күтәрү факторлары - Европаның җир асты саклагычларында газ күләменең түбән дәрәҗәдә торуы, төп тәэмин итүчеләрнең тәэмин ителешенең чикләнүе һәм Азиядә табигый газга ихтыяҗның артуы. Соңгы бер елда газ бзясе 230 доллардан 3000 долларга кадәр күтәрелде. Нәтиҗәдә, шул ук күләмдә газ озаткан өчен ил казнасы  көненә якынча 100 миллиард сум керем ала. Шулай булгач, көн саен азык – төлеккә хаклар артканда, гади халыкка матди ярдәм күрсәтү артык булмас иде, минемчә.

Чыганак:lenta.rulenta.ru

Фото:lenta.ru

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас