Икътисад
5 март 2022, 08:14

Җыйган акчаларны ничек югалтмаска?

Белгеч үз киңәшен бирде. 

kredit-on.rukredit-on.ru
Фото:kredit-on.ru

Риелтор Кобаладзе акчаларны күчемсез милеккә салуны аларны саклар өчен иң ышанычлы ысул дип атады.

Русия гражданнарына җыйган акчаларын саклау ысулы буларак күчемсез милеккә салу вариантын карарга кирәк, ди риелтор Ярослав Кобаладзе. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Эксперт күчемсез милекне ”акчаларны теркәп” куяр өчен менә дигән чара дип атады. “Шулай итеп, базардагы бүгенге тотрыксыз хәлне исәпкә алып, акчаларны доллар, евро һәм сумнарда саклау ышанычсыз, гомумән акчаларны нәрсәдә сакларга кирәклеге аңлашылмый”, – ди риелтор.

Кобаладзе шуны да искә төшерде,  вкладлар буенча ставкалар Үзәк банк раслаган төп ставка артыннан үсә. “Сум “агач”ка әверелә”, – диде ул һәм Русия территориясендә киләчәктә чит ил валютасы язмышы да билгесез дип өстәде. Риелтор фикеренчә, элиталы торак хаклары артачак, һәм күчемез милек сатып алу  русиялеләр өчен акча эшләү чарасы булмаячак. Бу очракта төп  максат – җыйган акчаларны саклау.  

Эксперт сафка тапшырырга әзер объектларга, шулай ук комфортлы класстагы торакка сорау артыр дип  фаразлый. Ә менә ипотека базарында Кобаладзе  стагнация (икътисадтагы озайлы торгынлык) фаразлый, аеруча дәүләт ярдәме булмаган очракта: халык төп ставка арткан шартларда кредит алырга ашыкмаячак.

Киңәшләр әйбәттер дә бит, тик хәерчелектә яшәгән күпчелек русиялеләр каян бу кадәр акча җыя алсын?

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас