Икътисад
4 март 2022, 04:44

Башлаган эшне дәвам итәргә

Рөстәм Моратов РФ субъектлары белән яңа икътисади шартларда төбәк инвестицияләренең торышы турында киңәшмәдә катнашты.

Башлаган эшне дәвам итәргәБашлаган эшне дәвам итәргә
Башлаган эшне дәвам итәргә

БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары- РБның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов РФ субъектлары белән яңа икътисади шартларда төбәк инвестициялернең торышы турындагы киңәшмәдә катнашты.

- Илдә хәлләр тотрыклана башлагач, икътисадны үстерү мәсьәләсе килеп туачак. Төп момент - инвестицияләр. Шуңа күрә безгә инвестицияләр җәлеп итү эшен дәвам итәргә кирәк. Төбәктәге инвестор калырмы-юкмы субъект хакимиятенә бәйле, - дип билгеләп үтте Андрей Белоусов.

Ул төбәкләргә эшкуарлык активлыгын көчәйтү чаралары буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Моннан тыш, төбәктә хәзер инвестицион карта эшлиләр. Бу инвестор өчен яңа сервис, ул проектларны тормышка ашыру турында тизрәк карар кабул итәргә, логистика, инфраструктура ягыннан төбәк территориясендә яңа объектларны оптималь рәвештә урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Утырышта Русия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Росреестр вәкилләре мәгълүматлар белән эшләүне һәм эшне ничек яхшырак оештырырга кирәклеге турында сөйләделәр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас