

Украинадагы вәзгыять фонында Русиядә көнкүреш техникасы һәм электроника кибетләрендә бәяләр үсә, дип хәбәр итә федераль мәгълүмат чаралары. Шулай итеп, төп сатучыларның берсе DNS бәяләрне 30% ка кадәр күтәрде, дип хәбәр итә сәүдә челтәре директоры Дмитрий Алексеев. Кайбер белгечләр бәянең күтәрелүен, 8 март бәйрәме алдыннан традицион сорау белән аңлаталар. Башкалар яңа товарларга бәяләр күтәрелде дип саный. Складта ярты ел яткан товарларга да хак күтәрелгәч, яңа товарларга хак күтәрелде дип әйтеп буламы?
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ