

Гыйнварда товарларга һәм кайбер хезмәтләргә хаклар 1,2 процентка артты, дип хәбәр итә Башкортстанстат.
Бигрәк тә азык-төлеккә хаклар күтәрелде – 1,9 процентка. Азык-төлек булмаган товар бәяләре дә калышмый – алары 0,8 процентка артты. Хезмәтләр – 0,6 %ка.
Кишер, кәбестә, кыяр һәм помидор хаклар арту буенча лидерлар – сатып алучылар хәзер бу яшелчәләр өчен 11,8-36,8%ка күбрәк түли. Көн саен диярлек ашала торган бәрәңге дә кыйммәтләнгән - 4,8%ка. Башка азык-төлекләргә бәяләр арту түбәндәгечә:
Аның каравы, апельсин хаклары 9,9%ка, йомырка – 8%ка, тавык ите – 3%ка, кекслар, чәй һәм какао 1-7%ка төшкән.
Гыйнварда хаклар арту буенча Башкортстан Идел буе федераль округында 4нче урында тора.
Фото: yandex.ru