

2021 елгы эш йомгаклары буенча Уфа аэропорты «Русия һава капкалары» VIII Милли премиясенә ия булды, ул елына 2 дән алып 4 млн.пассажирга кадәр категориядә илнең иң яхшы аэропортлары өчлегенә керде.
Бүләкләү тантанасы кичә Мәскәүдә NAIS-2022 гражданнар авиациясе инфраструктурасының милли күргәзмәсе кысаларында узды.
Узган ел «Уфа» аэропорты пассажирлар ташу күләмен шактый арттырган, ул 2020 ел күрсәткечләреннән генә түгел , ә 2019 елдагы пандемиягә кадәрге чордан да артып киткән. Үз тарихында беренче тапкыр Уфа аэропорты бер ел эчендә 4 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәткән.
- Бу безнең коллективның уңышы һәм мин аэропортның һәр хезмәткәренә әлеге югары нәтиҗәгә ирешүдә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерәм! - диде "Уфа" халыкара аэропорты генераль директоры Александр Андреев билгеләп үтте. - Узган ел без, эчке авиалинияләрнең яңа терминалын ачып, модернизацияләү программасының мөһим этабын тәмамладык. Әмма без моңа тукталмыйбыз. Безнең төзелеш һәм инвестицион цикллар тәмамланмаган, һәм алар 2024 елга кадәр планлаштырыла, безнең тармак позицияләрен тагын да ныгытачак һәм пассажирлар өчен терминал эчендәге логистиканы яхшыртачак. Тагын да яхшырак күрсәткечләргә омтылачакбыз!