

Башкортстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 2019-2021 елларда, ташламалы лизинг белән файдаланып, 1057 берәмлек техника сатып алган.
“Ташламалы лизинг – ул авыл хуҗалыгы предприятиесенә, фермер хуҗалыгына берьюлы зур акчалар түкми генә техник паркны яңарту мөмкинлеге, – ди республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Димәк, акчаларны мөһим чыгымнар, мәсәлән, ашлама, орлык, ягулык-майлау материалларын сатып алу өчен сакларга була”.
Аграрийлар “Росагролизинг” кампаниясе тәкъдим иткән ташламалы программа белән 2022 елның көзенә кадәр куллана ала.
Әйткәндәй, лизинг ярдәмендә алынган техниканы милеккә сатып алганнан соң аграрийлар тотынылган акчаларның 50 процентына кадәр компенсация кайтаруга исәп тотала. Монысы инде агросәнәгать комплексының техник паркын яңартуга юнәлтелгән республика программасы кысаларында башкарыла.